18 ноябрьдә Казан шәһәренең Идел буе һәм башка районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә үткәрелгән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булдылар.
Кабул итү барышында 41 мөрәҗәгать керде. Гражданнар мирас теркәү, пенсияләр, торак шартларын яхшырту, социаль пособиеләр алу, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Берничә мөрәҗәгать буенча бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.