4 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе үтте. Әлеге дәресләрнең максатчан аудиториясе – хокукый белемнәр алу мөһим булган өлкән яшьтәге гражданнар.
2015 елның 27 ноябрендә “Кеше хокуклары: ОБЪЕКТИВ фикер” фото һәм видеоэшләр бәйгесенә йомгак ясау буенча бәйге комиссиясе утырышы узды. Утырыш Вәкил Аппаратында үтте.
Пакыстан башкаласы Исламабадта 2015 елның 24-25 ноябрь көннәрендә, Пакыстан Федераль Омбудсманы секретариаты көче белән оештырылган Азия омбудсманнар берләшмәсенең ( алга таба – берләшмә) 14 нче конференциясе һәм берләшмә директорлары Советының 17 нче утырышы узды.
Агымдагы елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Түбән Кама муниципаль районындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Россия Эчке Эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге җитәкчесе Роберт Хөснетдинов түбән камалыларны кабул итте.
Бүген, 25 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында “кайнар элемтә” узды
2015 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Җыелу пунктында хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы көчләренә тантаналы озату булды. 220 дән артык егет Ерак Көнчыгыш хәрби округында хезмәт итү өчен җибәрелде.
2015 елның 25 ноябрендә хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын күзәтүне тәэмин итү максатыннан халык өчен «кайнар элемтә» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан республикасы Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин раслаган, 2015 елга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы территориаль органнарының мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын саклауны тикшерү үткәрү графигын үтәде.
Бүген, 21 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Кабул ителүгә барлыгы 15 кеше язылган иде.
Агымдагы елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская граждан К.ның торак шартларын яхшыртуга булышлык итүне сораган мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерде.