Сәрия Сабурскаяның министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән бергә урыннарга чыгып гражданнарны кабул итүе дәвам итә. 12 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С.Әхмәтшин белән бергә Чистай районында гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә 8 кеше килгән иде, барлык мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле аңлатмалар бирелде. Гражданнарны, нигездә, торак бирелмәү, җинаять эше туктатылу, хасталык өчен түләмәү мәсьәләләре, пенсия законнары кызыксындырды. Кабул итү барышында сак фирмасыннан законсыз төстә эштән азат итүләре турында күмәк мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгатьләр җентекләп өйрәнелеп, кайберләре эшкә җибәрелде.
Кабул итү барышында граждан Н.ның сәламәтлегенә каты зыян китергән бәхетсезлек очрагыннан соң аңа хасталык буенча түләмәү мәсьәләсе уңай хәл ителде. Кабул итүгә әлеге предприятие җитәкчесе чакырылды, ул чыгымнарны капларга вәгъдә итте.