Казанда мигрантларның адаптация һәм интеграция мәсьәләләрен тикшерделәр

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе

 Татарстан Республикасы, Россия кебек үк, соңгы елларда мигрантлар саны арту белән очрашты, бу республиканың икътисадый үсеше һәм күп милләтле булуы белән аңлатыла. Ел саен республикага  меңләгән  чит ил гражданы, нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Әзербәйҗан  вәкилләре, ә 2014 елның августыннан Украина кешеләре килә.

  Хезмәт мигрантларын җәлеп итүнең мөһим факторы булып,   дәүләт органнары һәм социаль коммерциячел булмаган оешмалар катнашында  аларның социаль адаптация һәм интеграциясенең нәтиҗәле системасын булдыру тора. Әлеге  мәсьәлә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм  Икътисад, идарә һәм хокук институты теләктәшлегендә  “Яңа гасыр” оешмасы белән берлектә  оештырган “Мигрантларның  социаль интеграциясе һәм  адаптациясе мәсьәләләре” дигән халыкара фәнни-практик конференциядә төп тема булды.

  Чарада  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы, Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре,  Россия төбәкләрендә Кеше хокуклары буенча вәкилләр, кулланучылар  хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, Германиянең  AVP e.V берләшмәсе вәкилләре,  Германиянең  рус телле ата-аналары берлеге идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары  иҗтимагый советлары, коммерциячел булмаган оешмалар һәм академия җәмгыяте вәкилләре  катнашты.

  Конференциядә миграция өлкәсендәге законнарны, мигрантларның мәшгульлегенең төп өлкәләрен, Татарстанның хезмәт ресурсларына  ихтыяҗын,  мигрантларның белем, квалификация, күнекмәләренә һәм эш тәҗрибәләренә таләпләрен, рус теле, Россия тарихы һәм  законнары нигезләре буенча  комплекслы имтихан кертү нәтиҗәләре, федераль законнарны тормышка  ашыруда республика дәрәҗәсендә  өстәмә механизмнар ( хокук куллану практикасы)  эшләү ихтыяҗы, Европада легаль булмаган миграция хәле һәм башкалар турында фикер алыштылар.

  Конференциядә катнашучылар мигрантларның социаль адаптациясе  һәм интеграциясе буенча  эшчәнлекне нәтиҗәле тормышка ашыру өчен гражданлык җәмгыятенең дәүләт структуралары, бизнес-җәмәгатьчелеге һәм матбугат чаралары белән конструктив  хезмәттәшлеген һәм партнерлыгын, бергәләп эшләвен  көчәйтү кирәклеген ассызыклаган резолюция кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International