Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан хәрби комиссариаты вәкилләре составындагы Татарстан делегациясе Кырымның Бакчасарай районында булды. Сәфәр барышында Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров, Кырымның хәрби комиссары Анатолий Малолетко һәм төбәк җитәкчелегенең, район хәрби комиссариатының башка вәкилләре белән очрашу булды. Яклар остазлыкны үстерү мөмкинлеген тикшерделәр, Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы яшьләре арасында гражданлыкны һәм патриотизмны үстерү, аларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә әзерләү, төбәкләрнең хәрби частьлары шәхси составы өстеннән шефлык билгеләү турында сөйләштеләр.
Очрашуда Кырым Республикасы һәм Татарстан Республикасы гражданнарын хәрби-патриотик тәрбияләү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы беркетмәгә кул куелды. Делегация әгъзалары шулай ук 72165 нче ( ракета катерлары бригадасы) һәм 85702 нче (хәрби-космик көчләр) частьларында булдылар. Соңгысы Биектау муниципаль районы белән шефлык элемтәләре турында килешү төзеде.