Гражданлык җәмгыяте һәм бизнес

2015 елның 20 ноябре, җомга

 Казанда 20 ноябрьдә Россия Федерациясе  Президенты каршындагы  гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның икътисадны үзгәртеп коруда гражданнар катнашы буенча даими комиссиянең күчмә утырышы булды.

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Гражданлык җәмгыяте һәм бизнес. Гражданлык җәмгыяте һәм кече бизнес: максат, социаль җаваплылык һәм тәэсир итү чаралары»  дигән теманы тикшергән икенче төркемдә Россия Федерациясе  Президенты каршындагы  гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча Советның икътисадны үзгәртеп коруда гражданнар катнашы буенча даими комиссиянең әгъзасы Ирина Хакамаданың сомодераторы сыйфатында катнашты.

 «Түгәрәк өстәл» форматында оештырылган төркем эше барышында гражданлык җәмгыяте һәм бизнесның бергәләп эшләве  тәҗрибәсе турында берничә доклад тыңланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International