Бүген, 19 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында баш модератор “Халык контроле” системасына “Балалар бакчалары” категориясе буенча “Планлаштырылган” статусы бирелгән белдерүләрне карау буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсенә Казан шәһәренең балалар мәгариф учреждениеләрен агымдагы һәм капиталь төзекләндерү программаларына “Халык контроле” мәгълүмат системасына килгән белдерүләрдә әйтелгән балалар бакчаларын кертергә тәкъдим ителде. Казан шәһәренең балалар мәгариф учреждениеләрен капиталь төзекләндерү буенча аерым белдерүләрне баш модератор аерым контрольгә алды.