Финанс грамоталыгының актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2015 елның 13 ноябре, җомга

 Бүген, 13 ноябрьдә,  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкил каршындагы,  “Россия пенсионерлары  берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты кысаларында эшли торган  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең чираттагы дәресе узды.”Хокукый белемнәр мәктәбе”нең максатчан аудиториясе – актуаль хокукый мәгълүмат алу аеруча мөһим булган өлкән яшьтәге гражданнар.

 Дәрес финанс хезмәтләре күрсәткәндә  кулланучылар хокукларын яклау  мәсьәләләренә багышланган иде.

 Финанс грамоталыгы мәсьәләләре актуаль булып кала, чөнки  хәзер һәр өлкән кеше тормышының төрле өлкәләрендә килеп чыккан финанс мөнәсәбәтләре субъекты булып тора, аларның күбесе кирәкле финанс белемнәренә ия түгел, шунлыктан аларны алдаулар да була. Әлеге дәресләр өлкәннәрне мондый хәлләрдән саклап калуда булышлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International