Казан шәһәренең Совет районы суды конвое һәм хөкем ителгәннәр өчен биналарда тоткарланучыларны һәм кулга алынганнарны тоту шартларының тиешенчә булмавы турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына килгән мәрәҗәгать буенча, бүген, 13 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Эчке Эшләр министрлыгы вәкилләре тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланмады. Бинада хөкем ителгәннәр өчен 5 камера. Юынгыч белән аерым санузел бар. Камералар утыргычлар, ясалма яктырту, вентиляция системасы белән җиһазландырылган. Хөкем ителгәннәр өчен камераларны санитар эшкәртү расланган графикка ярашлы рәвештә үткәрелә.