3 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне”

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

2015 елның 9 ноябрендә  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең  3 нче төзәтү колониясендә “Хокукый ярдәм көне” узды. Аны  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең  Татарстандагы идарәсе  белән берлектә оештырды.

   Чарада 59 хөкем ителүче үзләрен борчыган сораулар буенча консультацияләр алдылар. Белгечләр инвалидлык төркемен билгеләү, җәза билгеләгән яки вакытыннан алда шартлы рәвештә азат итүдән баш тарткан судлар карарларыннан  риза булмау мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирделәр. Хөкем ителгәннәр шулай ук  пенсия һәм башка түләүләр билгеләү, медицина ярдәме күрсәтү, шәхси дарулар кабул итү, хирург, невропатолог консультацияләре алу буенча мөрәҗәгать иттеләр. Казан прокурорына  төзәтү учреждениеләрендә  законнарны саклауга күзәтчелек итү,  төзелеш бригадасында эшләүне бүләкләү  мәсьәләләренә багышланган сораулар бирделәр. Иң күп мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Адвокат палатасы вәкиле Р.М.Шәйдуллинага булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International