19 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясеннән корреспонденция җибәрү мәсьәләсе буенча хөкем ителгән К.ның һәм башка хөкем ителгәннәрнең аның тормышына янавы сәбәпле, үзен Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясеннән Россия Федерациясенең башка субъекты төзәтү учреждениесенә күчерүне сораган хөкем ителгән М. мөрәҗәгатьләре буенча күчмә тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2016 елның 18 сентябрендә сайлаулар барышында гражданнар хокукларын саклау буенча күзәтү үткәрде.
Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт төзелеше, фән һәм мәдәният, машина төзү, авыл хуҗалыгы тармакларында зур уңышларга ирешкән белгечләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елның 16 сентябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә планнан тыш күчмә тикшерү үткәрде.
Бүген, 6 сентябрдә, Сәрия Сабурская Чирмешән авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында Чирмешән муниципаль районында яшәүчеләрдән 7 мөрәҗәгать керде.
27 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе һәм Зәй шәһәре хәрби комиссариаты бүлек җитәкчесе солдат аналары слетында катнашу һәм Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең тормыш һәм көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан, Зәй районыннан 18 егет хезмәт иткән Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби частенда булдылар.
31 августта кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында булдылар.
Бүген 26 августта “кайнар элемтә” вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.”Кайнар элемтә” барышында 93 шалтырату булды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.
2016 елның 24 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балаларның Яшел Үзән районының торак-коммуналь хезмәтләренә булган бурычларын киметү проблемаларын хәл итү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә Яшел Үзән прокуратурасында узды.