ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  адресына килгән мөрәҗәгать буенча “Нефтехимия һәм нефть эшкәртү  техникумы” нда хезмәт законнары таләпләрен саклау факты буенча күчмә тикшерү үткәрелде.Әлеге мөрәҗәгатьне карау  нәтиҗәсендә гариза бирүче белән эш бирүченең хезмәт бәхәсе тыныч юл белән хәл ителде.


28
октябрь, 2016 ел
җомга

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  2016 елның 27 октябрендә  Россия  Җәзаларны үтәтү  федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 8 нче төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

2016 елның 24 октябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Аппараты хезмәткәре Яшел Үзән  шәһәр прокуратурасында әти-әнисез калган ятим балаларның Яшел Үзән муниципаль районы торак-коммуналь хезмәтләр каршындагы бурычларын киметү проблемасын хәл итү буенча эшче төркем утырышында катнашты.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

 “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” 2000 елның 3 мартында гамәлгә куелган, граждан  һәм кеше хокукларын яклауга булышлык итү буенча 95 нче  Татарстан Республикасы Законында куелган бурычларны  тормышка ашыру максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары белән берлектә 2016 елгы көзге чакырылыш кампаниясе чорында халыкны хокукый агарту кысаларында  уртак чаралар оештыру практикасын дәвам итә.


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүген тернәкләндерү техник чаралары белән тәэмин итү өлкәсендә инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” узды.


21
октябрь, 2016 ел
җомга

 Бүген, 21 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында эшләп килүче  “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең  яңа уку елында беренче дәресе узды.


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.


14
октябрь, 2016 ел
җомга

 Агымдагы елның 14 октябрендә Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәрләре  Казан шәһәре муниципаль берәмлеге  башкарма комитетының транспорт буенча комитеты  белән берлектә, гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча  Казанның  9 нчы, 4 нче  пассажир автотранспорт предприятиеләрен тикшерде. Алар “Халык контроле”нә  җәмәгать транспорты йөртүчесе кабинасының тәрәзәләре тиешле таләпләргә туры килмәвеннән зарланган иде.

 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген Сәрия Сабурская Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  җитәкчесе урынбасары, республиканың баш суд приставы урынбасары  Гөлнара Абдрахманова белән  суд карарларын үтәү мәсьәләләренә багышланган тематик кабул итү үткәрде.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 22 сентябрендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларын яклау максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  халык өчен суд карарларын үтәү мәсьәләләренә багышланган “кайнар элемтә” булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International