Чирмешән районында халыкны кабул итү

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

 Бүген, 6 сентябрдә, Сәрия Сабурская  Чирмешән авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында Чирмешән муниципаль районында яшәүчеләрдән 7 мөрәҗәгать керде. Граҗданнарны  торак, хезмәт мәсьәләләре, дарулар һәм тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, пенсия законнары, уку йортында бушлай туклану мәсьәләләре кызыксындырды. Барлык мөрәҗәгатьләр җентекләп тикшерелде, тиешле аңлатмалар бирелде, берничә гариза эшкә алынды.

   Районга сәфәре барышында Сәрия Сабурская  Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән очрашып, элек омбудсманга торак мәсьәләсе буенче мөрәҗәгать иткән күп балалы гаилә проблемасы буенча фикер алышты. Мәсьәлә Вәкил контролендә кала. Сәрия Сабурская шулай ук район үзәк хастаханәсендә булып, баш табиб белән дарулар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен тикшерде. Шулай ук Татарстан омбудсманы Чирмешән кадет мәктәбендә булды, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының  мәгариф бүлеге мөдире  белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International