Тикшерү изоляторларында булдылар

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

31 августта  кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен  яклау максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе вәкиле белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе 1 нче һәм  2 нче  тикшерү изоляторларында булдылар.  

Әлеге учреждениеләрдә  Вәкил һәм комиссия вәкиле кеше хокукларын яклау буенча эшнең торышы белән таныштылар. 

Россия Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе 1 нче һәм  2 нче  тикшерү изоляторларында булганда  кулга алынучыларны нигездә тикшерү барышын алып бару мәсьәләләре  кызыксындырды.

Тагын шунысын да аерым әйтергә кирәк, 2 нче тикшерү изоляторының хатын-кызлар бүлегендә булганда  Вәкилгә  балаларының  алдагы язмышы өчен борчылган,  аларга опека эшләү тәртибе белән кызыксынган  хатын-кызлар мөрәҗәгать итте.

        Россия Җәзаларны үтәтү буенча Федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе 1 нче һәм  2 нче  тикшерү изоляторларында булган Вәкил шуны билгеләп үтә, аңа  изоляторларда тоту, ашау, медицина хезмәте күрсәтү, дәвалануга кагылышлы шикаятьләр кермәгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International