Сәрия Сабурская “Дуслык” ордены белән бүләкләнде

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

  Казан  Кремлендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт төзелеше, фән һәм мәдәният, машина төзү, авыл хуҗалыгы тармакларында зур уңышларга ирешкән белгечләргә  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяны “Дуслык” ордены белән бүләкләп, Фәрит Мөхәммәтшин  Татарстан омбудсманының  мәрхәмәтлелек сыйфатларына ия икәнен, кеше проблемаларына битараф булмавын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International