Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елның 16 сентябрендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 10 нчы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту максатыннан оештырыла.
Барлыгы кабул итү барышында 57 мөрәҗәгать керде. Алар гражданлык теркәү, дарулар белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтү, вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителү, суд карары, җинаять эшләре торышына, төрмәдән кайтканнан соң эшкә урнашуга кагылышлы иде. Бер мөрәҗәгать язмача керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде, хокукый ярдәм күрсәтелде.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” 27 октябрьдә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 8 нче колониясендә үтәчәк.