19 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясеннән корреспонденция җибәрү мәсьәләсе буенча хөкем ителгән К.ның һәм башка хөкем ителгәннәрнең аның тормышына янавы сәбәпле, үзен Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясеннән Россия Федерациясенең башка субъекты төзәтү учреждениесенә күчерүне сораган хөкем ителгән М. мөрәҗәгатьләре буенча күчмә тикшерү үткәрде.
Тикшерү барышында хөкем ителгәннәрнең һәркайсы белән аерым сөйләшү булды.
Хөкем ителгән К. белән сөйләшкәннән соң корреспонденция җибәрү мәсьәләсе хәл ителүе мәгълүм булды, аның төзәтү учреждениесе администрациясенә дәгъвасы юк.
Хөкем ителгән кешене икенче урынга күчерү Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте территориаль органының куркынычсызлык һәм оператив эш буенча җитәкчесе яки аның урынбасары раслаган нигезле заключение нигезендә кабул ителә.
Хөкем ителгән М.ны Россия Федерациясенең башка субъекты төзәтү учреждениесенә күчерү турында тиешле материаллар Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенә җибәрелгән, бу хакта аңа хәбәр ителде.
М.ның башка хөкем ителгәннәрнең аның тормышына янавы турындагы хәбәрен исәпкә алып, ул хәзерге вакытта куркынычсыз урынга