Вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Марсель Хуҗин Знаменск шәһәрендәге хәрби частьта булды

2016 елның 2 сентябре, җомга

27 августта Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Зәй районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе һәм    Зәй шәһәре хәрби комиссариаты бүлек җитәкчесе солдат аналары слетында катнашу һәм Россия Кораллы Көчләре  сафларында хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең тормыш һәм көнкүреш шартларын өйрәнү максатыннан, Зәй районыннан 18 егет хезмәт иткән Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби частенда булдылар. Алар хәрби часть командирлары белән очрашты. Татарстан егетләре хезмәт итә торган стратегик әһәмияттәге  ракета гаскәрләре хәрби часте  командиры  яшь солдатларның хәрби хезмәткә бик җаваплы карауларын, яхшы физик әзерлекле булулары белән аерылып торуын әйтте.

  Вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Марсель Хуҗин  казармаларны, ашханәне, медицина  частен, мунчаны, хәрби часть штабын карады.

  Шулай ук солдатларның һәркайсы белән аерым-аерым очрашып сөйләште. Алар хезмәтләреннән канәгать булуларын, низаглар килеп чыкмавын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International