Бүген 26 августта “кайнар элемтә” вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.”Кайнар элемтә” барышында 93 шалтырату булды. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.
Гражданнарның күбесен эш хакын түләмәү һәм тоткарлау, шулай ук кыскарту, чираттагы ял өчен түләмәү, эшкә алудан баш тарту, керемнәр турында белешмә бирмәү мәсьәләләре кызыксындырды.