Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә 2016 елның 17 августында 2 нче колониядә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
10 августта Казан шәһәрендә Омбудсманнарның Азия берлеге директорлары Советының 19 нчы утырышы һәм Азия Омбудсманнарының Халыкара институты утырышы булды.
10-11 август көннәрендә Казан шәһәрендә Омбудсманнарның Азия берлеге һәм Азия төбәгендә Омбудсман халыкара институты директорлары советы утырышы узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азия Омбудсменнары Ассоциациясе президенты Салман Фаруки җитәкчелегендәге Азия Омбудсменнары Ассоциациясе делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова һәм башкалар катнашты.
9 августта Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова Татарстанга эшлекле визит белән килде.
“Халык контроле”-“Народный контроль” геомәгълүмати системасында бастырылган мөрәҗәгатьләр саны быел беренче яртыеллыкта, былтыргы шушы ук вакыттагыга караганда, сизелерлек арткан. Аерым алганда, 7 мең мөрәҗәгатькә артыграк, ягъни 49 процентка. Шулардан хәл ителгәннәре 2 процентка күбрәк булган. Бүген Татарстанның әлеге дәүләти мәгълүмат системасының эшләве мәсьәләсендәге киңәшмәдә республиканың Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шундый белешмә бирде.
22 апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары Татьяна Москалькованы Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләү өчен тавыш бирделәр.
20 апрельдә Казанның Яңа Савин районында һәм башка районнарда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге” Татарстандагы бүлеге үткәрә торган “Хокукый ярдәм көне”ндә бушлай квалификацияле юридик ярдәм ала алдылар.
Бүген, 15 апрельдә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 8 нче төзәтү колониясендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә оештырган “Хокукый ярдәм көне” үткәрелде.
Бүген, 8 апрельдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Арча муниципаль районы хакимияте белән бергә Арчада урынга барып тикшерү үткәрде. Вәкилгә “Кавказ овчаркасы” токымыннан булган этнең агрессив булуы уңаеннан үзләренең хокуклары бозылу турында яшәүчеләрдән күмәк мөрәҗәгать кергән иде.