Яшел Үзәнгә эш сәфәре

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

 2016 елның 24 августында  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балаларның Яшел Үзән районының  торак-коммуналь  хезмәтләренә булган бурычларын киметү проблемаларын хәл итү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Киңәшмә Яшел Үзән прокуратурасында узды.   

 

Яшел Үзән  шәһәре һәм районының  мәшгульлек үзәге җитәкчесенә балаларның опекуннарын эшкә урнаштыру, аерым алганда күптән түгел иректән мәхрүм итү урыннан азат ителгән опекунга ярдәм итү мәсьәләсен хәл итәргә кушылды.

Ресурслар белән тәэмин итү оешмаларына,  идарәче компанияләргә  ятим балаларга беркетелгән торак биналары буенча бурычларны түләтү турында судка дәгьва гаризалары әзерләргә кушылды.

Утырышка  торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары булган  ятим балалар һәм әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның опекуннары, балаларны асрамага алган ата-аналар чакырылган иде.

Яшел Үзәнгә сәфәре вакытында Вәкилгә  6 кеше шәхси гариза белән мөрәҗәгать итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International