Кичә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстанның экс-прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе, «Связьинвестнефтехим» җәмгыятенең директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Фәхразый улы Әмиров белән бергә халыкны кабул итте.
Медицина советының йомгаклау утырышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин, республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллин, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.
Бүген, 22 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.А.Нефедов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары А.М. Фролов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең җитәкче урынбасары О.Р. Нуруллин катнашында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.С. Әхмәтшин, Чистай районы прокуроры С.Б.Егоров белән берлектә Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 5 нче тикшерү-төзәтү изоляторында тотылучылар өчен кабул итү үткәрде.
17 февральдә әлеге күчмә төркем республиканың Биектау муниципаль районы Бөреле һәм Коркачы авыл җирлекләрендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте. Кабул итү барышында 52 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.
Бүген, 17 февральдә Татарстан Репсубликасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында булып, Яңа Чишмә муниципаль районы Советының егерме икенче утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә бүген, 17 февральдә идарәнең 3 нче төзәтү колониясендә ирегеннән мәхрүм ителү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.
15 февральдә Казанда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәргән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды.
15 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән Татарстан Репсубликасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы вәкилләре белән берлектә, сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу фактларын оператив тикшерү һәм күзәтчелек максатыннан Биектау муниципаль районы Каменка бистәсендә урнашкан “Республика клиник туберкулезга каршы диспансер – Казан туберкулез хастаханәсе” филиалында тикшерү үткәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының (ОБСЕ) кешеләр сату белән көрәшү буенча махсус вәкиле һәм координаторы Мәдинә Җарбусынова белән очрашты.