Бүген, 22 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары А.А.Нефедов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары А.М. Фролов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсенең җитәкче урынбасары О.Р. Нуруллин катнашында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмәдә җыештыру, кар чыгару һәм “Хуҗасыз хайваннар” төренә кагылышлы гаризалар каралды. Башкарма комитетлар җитәкчеләренә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән белдерү-гаризаларны карау вакытын һәм сыйфатын яхшыртырга кушылды.