Яшел Үзән районында сәламәтлек саклау тармагының 2016 елдагы эшенә йомгак ясадылар

2017 елның 27 феврале, дүшәмбе

Медицина советының йомгаклау утырышында  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин,  республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илдар Хәйруллин, республика клиник хастаханәсе баш табибы Рөстәм Гайфуллин,  “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” җәмгыяте генераль директоры Радик Хәсәнов катнашты.  

 2016  елда Яшел Үзән районында  ике модуль фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылган, 6 ФАПта ремонт, 1 нче сырхауханәдә капиталь ремонт үткәрелгән. Хатын-кызлар консультациясе филиалында  ремонт эшләре башланган, Мирный бистәсендә балалар сөт продукциясе бирү пункты төзекләндерелгән, Васильево район хастаханәсенең стационар корпусында өлешчә  төзекләндерү эшләре башкарылган.

  Яшел Үзән  Россия шәһәрләре арасында  “Яшәүче картасы” проекты гамәлгә ашырылган  беренче шәһәр. Карта һәм бердәм санлы челтәр ярдәмендә ашыгыч ярдәм табиблары  пациентның сәламәтлеге торышы турында  кирәкле мәгълүматны тиз арада ала. Шәһәр шулай ук “Дустанә сырхауханә” пилот проекты тормышка ашырыла торган шәһәрләрнең берсе. Аның максаты – медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту.

 2017 елда 4 нче сырхауханәне һәм консультатив-диагностика сырхауханәсен ремонтлау планлаштырыла.

 Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча районда халыкның медицина хезмәте күрсәтү сыйфатыннан канәгать булу күрсәткече рейтинг буенча 39,2 процент. (2015 елда – 31,0%, 2014 елда -  21,0%).

 (Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте материалы буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International