Тоткыннарны кабул итү

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе  җитәкчесе урынбасары А.С. Әхмәтшин, Чистай районы прокуроры С.Б.Егоров белән берлектә  Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 5 нче тикшерү-төзәтү изоляторында тотылучылар өчен кабул итү үткәрде.

 Кабул итү барышында 21 кеше мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе җинаять эшләре буенча тикшерүләр алып баруга, җәза вакытын киметүгә, чыгарылган хөкем карары белән килешмәүгә кагылышлы иде.

 Белгечләр  җентекле җаваплар бирделәр, шул исәптән  инвалидлык билгеләү, пенсия белән тәэмин итү, иректә калган мөлкәт белән идарә итү тәртибе, азат ителгәч эшкә урнаштыру, дәвалану мәсьәләләре буенча.

 Моннан тыш, Сәрия Сабурская белән Айрат Әхмәтшинга  тузган торак буенча 7 мөрәҗәгать керде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә тиешле консультацияләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International