15 февральдә Казанда яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге үткәргән “Хокукый ярдәм көне”ндә квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлегенә ия булды.
Кабул итү барышында 50 мөрәҗәгать керде. Нигездә гражданнар мөлкәтне теркәү, пенсияләр, милеккә хокук, торак шартларын яхшырту, социаль пособиеләр билгеләү, торакны хосусыйлаштыру, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итте. Шулай ук җир участогын теркәү һәм кабат теркәү, үзе яши торган йортта тавыш дәрәҗәсе тиешледән артып китү сәбәпле ялга һәм тыныч шартларга хокукы бозылган граждан мөрәҗәгать итте. Берничә кешегә бәхәсле хәлләрне чишү өчен суд органнарына мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды.
Киләсе “Хокукый ярдәм көне” Казанның Идел буе районында 15 мартта узачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 279-25-99, 279-25-02.