Кичә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстанның экс-прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе, «Связьинвестнефтехим» җәмгыятенең директорлар советы рәисе киңәшчесе Кафил Фәхразый улы Әмиров белән бергә халыкны кабул итте.
Кабул итүгә 13 кеше килгән иде, шул исәптән 4 язмача мөрәҗәгать алынды. Гражданнарны мөлкәт бүлү, мирас теркәтү, идарәче компанияләр эше кызыксындырды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр белән килешмәүчеләр дә бар иде. Идарәче компания эше турында зарланучының мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерергә карар ителде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.