Бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская 2016 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары һәм ирекләре үтәлеше турында доклад белән чыгыш ясый.
Агымдагы елның 31 гыйнварында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә районнарның аппарат җитәкчесе һәм җаваплы хезмәткәрләре белән “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе үткәрелде.
Торакны бушка хосуыйлаштыру агымдагы елның 1 мартыннан туктатыла. Әмма кайбер россиялеләргә искәрмә каралган. Дәүләт Думасы торакны милек итеп бушка хосусыйлаштыруны ятим балалар, аварияле торакта яшәүче гражданнар, Кырым һәм Севастопольдә яшәүчеләр өчен озынайту турындагы төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Алар 2020 елның 1 гыйнварына кадәр әлеге хокуктан файдалана ала. Исегезгә төшерәбез, әлеге мөмкинлек 1991 елдан бирелгән иде.
Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 2 нче төзәтү колониясендә хөкем ителгәннәрне шәхси кабул итә вакытында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына ВИЧ-инфекцияле авыру тоткын И.мөрәҗәгать итте, ул төзәтү учреждениесендә эремчек булмаудан, ашханәдә бирелә торган атланмай сыйфатыннан, тоткын Г. аңа сезонга тиешле киемнәрнең барысын да бирмәүләреннән зарланды.
Бүген 26 гыйнварда Европа берлегенең Россия Федерациясендәге вәкиллегенең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Томаш Поспишил белән эш очрашуы булды. Ул Евроберлек вәкилләренең республикага быел булачак сәфәре программасын әзерләүне күздә тотты.
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарны хокукый агарту максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2017 елда да “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә оештыра торган “Хокукый ярдәм көне” үткәрүне дәвам итә. Быел беренче шундый “Хокукый ярдәм көне” Казан шәһәренең Совет районында үтте. Кешеләр анда квалификацияле бушлай юридик ярдәм ала алды.
Бүген, 24 гыйнварда, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Яңа Чишмә муниципаль районында халыкны кабул итте.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына Казан шәһәренең Япеев урамындагы йортта яшәүчеләрдән “Япеево” торак ширкәтеннән зарланып шикаять керде.
Хәзер амбулатор шартларында пациентка медицина ярдәме күрсәтү өчен табиб-кардиологка - 24 минут, табиб-эндокринологка - 19 минут, теш табибы-терапевтка 44 минут вакыт бирелә.
Агымдагы елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресе булды. Анда медико-социаль экспертиза, тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, шулай ук персональ мәгълүматларны саклау мәсьәләләре тикшерелде.