Авылда яшәүчеләргә юридик ярдәм

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының  2010 елның 22 мартында дөнья күргән “Татарстан Республикасында юридик ярдәм күрсәтү системасын һәм халыкны  хокукый агартуны үстерү буенча чаралар турында” боерыгын һәм 2012 елның 2 ноябрендә дөнья күргән “Татарстан Республикасы гражданнарныа бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” законны тормышка ашыру максатыннан Россия юристлары берлегенең Татарстан төбәкара бүлеге республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча эшне дәвам итә.

  Хокук мәсьәләләре буенча гражданнарга консультацияләр  үткәрү максатыннан  республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән консультатив төркем оештырылды.

 17 февральдә әлеге күчмә төркем  республиканың Биектау муниципаль районы  Бөреле һәм Коркачы авыл җирлекләрендә  бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте. Кабул итү барышында 52 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде.
  Сорауларның күбесе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына карый иде. Алар адресына  аварияле торактан  күчерү, муниципаль казна учреждениеләре төзү, МУПларны бетерү процедурасы, муниципаль район  уставына үзгәрешләр кертү, социаль ипотека килешүләрен кабат теркәтү, эш хакы буенча бурычны кайтартуга кагылышлы сораулар керде.

  Шулай ук консультация бирүчеләр адресына социаль тәэминат, торакны теркәү, үзбелдеклеләнеп җир участогын алу, пай җирләрен теркәү, җир участокларын бер төрдән икенчесенә күчерү, торак булмаган биналарны торак булганына күчерү, күп балалыларга  җир участоклары бирү, пенсияләр, кулланучылар хокукларын яклау, милеккә хокук, хезмәткә кагылышлы   сораулар керде.

  Барлык мөрәҗәгатьләргә авыл халкы  белгечләрдән квалификацияле  консультацияләр алды.
  ( “Россия юристлары берлеге”нең  Татарстан  Республикасы бүлеге рәсми сайты материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International