Тоткыннар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2017 елның 17 феврале, җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән берлектә  бүген, 17 февральдә  идарәнең 3 нче төзәтү колониясендә  ирегеннән мәхрүм ителү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде.

 Белгечләргә 57 хөкем ителүче мөрәҗәгать итте. Сорауларның күбесе суд карарларын кабат карау һәм вакытыннан алда шартлы рәвештә азат ителүгә кагылышлы иде. Берничә мөрәҗәгать инвалидлык билгеләү һәм медицина мәсьәләләренә кагылды.

 Хөкем ителүчеләрнең барлык мөрәҗәгатьләре өстәмә карау өчен контрольгә алынды, аларга җавап язма рәвештә биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International