Бүген, 17 февральдә Татарстан Репсубликасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районында булып, Яңа Чишмә муниципаль районы Советының егерме икенче утырышында катнашты.
Шулай ук Вәкил балалар туклануын оештыруны тикшерү максатыннан “Ландыш” балалар бакчасында һәм урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Сәрия Сабурская учреждениеләр җитәкчеләренә кисәтү ясау белән беррәттән, тәкъдимнәрен дә җиткерде.