15 февральдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил башлангычы белән Татарстан Репсубликасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясе, Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы вәкилләре белән берлектә, сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре бозылу фактларын оператив тикшерү һәм күзәтчелек максатыннан Биектау муниципаль районы Каменка бистәсендә урнашкан “Республика клиник туберкулезга каршы диспансер – Казан туберкулез хастаханәсе” филиалында тикшерү үткәрелде.
Тикшерү барышында вәкилләр “Республика клиник туберкулезга каршы диспансер – Казан туберкулез хастаханәсе” филиалы бинасын карап, палаталарда булдылар.
Стационарда пациентларның күбесе – элек хөкем ителгәннәр. Аларга биредә медицина ярдәме генә күрсәтелми, ә әгәр булмаса яки югалткан булса шәхесне ачыклаучы кирәкле документларны эшләүдә ярдәм дә күрсәтелә.
Моннан тыш, 2016 елда Казан туберкулез хастаханәсендә дәваланган 631 кешедән, 99 сына инвалидлык төркемен билгеләү өчен медико-социаль экспертизага җибәрү буенча ярдәм күрсәтелгән, нәтиҗәдә алар барысы да инвалид дип танылган.
Тикшерү барышында пациентлардан шикаять кермәде, ә Казан туберкулез хастаханәсе биналары һәм палаталары тиешле санитар-гигиена таләпләренә җавап бирә.
Шуның белән бергә эшче төркем 1963 елда төзелгән хастаханәгә косметик ремонт үткәрергә кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге тәкъдим Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына җибәреләчәк.