ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 июльдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Питрәч муниципаль районы башлыгы Э.Дияров, Вәкилнең Питрәч районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Э.Фәйзуллина, Роспотребнадзор, МЧС һәм Эчке эшләр министрлыгының  территориаль бүлекләре җитәкчеләре белән бергә Питрәч районында урнашкан “Чайка” балаларны сәламәтләндерү лагерында булдылар.


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән Татарстан Республикасы  профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова гражданнар хокукларын саклауга гарантияләрне көчәйтү максатында килешү төзеделәр.


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.


22
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә 21 июньдә Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсия фонды бүлегендә “Хокукый ярдәм көне” үтте. Чараны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге” гомум Россия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә ай саен үткәрә.


16
июнь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казаннан хәрби хезмәткә чакырылган егет белән Приморье крае Уссурийск шәһәренә хезмәт урынына барышлый юлда килеп чыккан фаҗигале хәлгә борчылуын белдерә.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 25 май көнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчесе Гөлия Балафендиева Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасындагы чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәгендә тотылучыларга хокукый ярдәм күрсәтте.


26
май, 2017 ел
җомга

Бүген 26 майда транспорт прокуратурасы коллегиясенең видеоконференцэлемтә режимында Идел буе транспорт төбәгенең 12 шәһәре белән киңәйтелгән утырышы булды.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

17 майда “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” автоном коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты белән берлектә  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 2 нче төзәтү колониясе тоткыннары өчен хастаханәгә кондитер әйберләр рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәтте. 


12
май, 2017 ел
җомга

УНИКС  зур концерт залында 12 майда “Өченче буын университеты” дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесендә уку елын тәмамлау уңаеннан тантана булды.  


5
май, 2017 ел
җомга

Бүген 5 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International