12 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды, төп максат – урынга барып гражданнарны кабул итү иде
11 октябрьдә Апаста “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Главтатдортранс" вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Планлаштырылган” статуслы белдерүләрне карауга аерым игьтибар бирелде
Бүген, 11 октябрьдә, Апаста Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында беренче дәресе булды
10 октябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Федерация Советының конституцион законлылык һәм дәүләт төзелеше буенча комитетының киңәйтелгән утырышы булды, анда Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова һәм аның коллегалары — төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре катнашты
“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация” автоном коммерциячел булмаган оешмасы (АНО "ЦРА") аэ тәэмин ителгән кешеләр өчен яхшы сакланган кием-салым, аяк киеме һәм ашамлыклар җыюы турында игълан итә.
Яңа яки файдаланылган киемнәр, туклану продуктлары ( дөге, карабодай, токмач, консерв, шикәр, тоз һәм башка ризыклар) кабул ителә
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә 6 октябрьдә идарәнең 17 нче КП да иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде
2011 елдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә Өченче буын университеты базасында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре үткәрә
Казан югарыхәрби команда (танк) училищесында “Хәрби хезмәткә чакырылучы” социаль патриотик акциясе үтте.Хәрби хезмәт белән танышырга егетләр генә түгел, Россия армиясе сафларына керергә теләүче кызлар да килде
6 октябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый күзәтчелек үзәге директоры Дмитрий Романов катнашында матбугат очрашуы узды
Бүген, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ТР Алкоголь дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Әтнә, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Чистай муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Алкоголь һәм спиртлы продукцияне, этил спиртын законсыз җитештерү”, “Сәүдә кагыйдәләрен бозу” төрләре буенча халык арасында эшне активлаштыру буенча киңәшмә узды