«Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьләрне карау

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

11 октябрьдә Апаста “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнарыннан килгән мөрәҗәгатьләрне карау буенча  эш киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  Транспорт һәм юл хуҗалыгы  министрлыгы һәм "Главтатдортранс" вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында “Планлаштырылган” статуслы белдерүләрне карауга аерым игьтибар бирелде.

 Санап  кителгән районнар арасында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына  иң күп мөрәҗәгать  Югары Ослан муниципаль районыннан килә, агымдагы елда 196 белдерү бастырылган, шул ук вакытта бу Чүпрәле районы буенча – 13 кенә.

 Киңәшмәдә  Апас муниципаль районының җаваплы башкаручыларына  системадагы гаризаларны  үзвакытында һәм сыйфатлы итеп үтәүгә аерым игътибар итәргә кушылды.

 Югары күрсәтелгән районнарда  яшәүче гражданнар  күбрәк юлларны ремонтлау һәм карау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International