Бүген, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссары, быелгы көзге чакырылыш чорында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучылар белән чираттагы очрашуларны төгәлләделәр
2017 елның көзге чакырылыш чорында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына дәресләре дәвам итә. Чираттагысы Бөгелмә шәһәрендә узды, анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы муниципаль районнарының хәрби хезмәткә чакырылучылары катнашты
Закон узган елгы Россия Конституция суды карарыннан соң кабул ителгән. Ул гомерлеккә хөкем ителгәннәрне озак күрешүләрдән мәхрүм иткән нормаларны Төп законга туры килми дип тапкан
Бүген, 20 октябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы үзәк Аппараты хезмәткәрләре, Казан шәһәре һәм шәһәр яны прокуратурасы хезмәткәрләре укуында “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасын оештыру эше турында” доклад белән чыгыш ясады
Бүген, 20 октябрендә, Татарстан омбудсманы Сәрия Сабурская Казан шәһәренең Рихард Зорге урамының 103 нче йортында урнашкан 21 нче шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ирина Серёгина һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Әдел Вафин катнашты
19 октябрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгатьчелек ярдәмчеләре белән өйрәнү семинар-киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасында дәүләт Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин һәм “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль төбәк үзәге” директоры Дмитрий Романов катнашты
Бүген, 18 октябрьдә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Арча муниципаль районында булды
17 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында аз милләтлеләрне яклау мәсьәләләре буенча конвенция буенча Консультатив комитет экспертлары белән очрашу булды
Казанның Совет районында яшәүчеләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Казан шәһәренең Совет районы хакимияте, “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” коммерциячел булмаган партнерлыгы, “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар идарәчеләре оешмалары берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” оешмасы белән берлектә идарәче компанияләр вәкилләрен чакырып, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча тематик “Хокукый ярдәм көне” үткәрәләр
“Урман атналыгы” табигатьне саклау акциясе Татарстан республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән 2010 елдан бирле үткәрелә. Агачларны елына ике тапкыр – язын һәм көзен утырталар. Урманчылар республикада яшәүчеләр белән бергәләп яз көне 400 гектарда 3,5 миллион данә яшь агач утыртты