Бүген, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ТР Алкоголь дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Әтнә, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Чистай муниципаль районнарының башкарма комитетлары җитәкчеләре катнашында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасының “Алкоголь һәм спиртлы продукцияне, этил спиртын законсыз җитештерү”, “Сәүдә кагыйдәләрен бозу” төрләре буенча халык арасында эшне активлаштыру буенча киңәшмә узды.
Җаваплы башкаручыларга халык белән эшне көчәйтергә, “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукциясн җитештерү өлкәсендә закон бозулар турында расланган мәгълүмат өчен кулланучыларга матди бүләк каралуы хакында халыкка киңрәк аңлатырга тәкъдим ителде.