2011 елдан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге белән берлектә Өченче буын университеты базасында “Хокукый белемнәр мәктәбе” дәресләре үткәрә.
6 октябрьдә яңа уку елында “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Торак-коммуналь хезмәтләр: сораулар һәм җаваплар” темасына беренче дәресе булды, аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская ачты.
Дәрестә “Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк иҗтимагый күзәтчелек үзәге” коммерциячел булмаган партнерлыгы башкарма директоры Д.С.Романов тыңлаучыларга торак законнары өлкәсендәге яңалыклар, Татарстан Республикасы дәүләт Торак инспекциясенең юридик бүлеге җитәкчесе Н.Н.Воронский торак законнарының идарәче оешмаларга карата күзәтчелек чаралары үткәрүгә кагылышлы аерым положениеләрне аңлаттылар; Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының торак-коммуналь хуҗалыгында объектлардан файдалану мониторингы бүлеге җитәкчесе Р.Р.Хәкимов торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә субъектлар арасында килешмәүчәнлекләрне көйләү һәм күпфатирлы йортлар белән идарә итү мәсьәләләрен хәл итү вариантларын тәкъдим итте; “Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар берлеге” төбәк коммерциячел булмаган партнерлыгы” үз көйләүле оешмасы директоры Н.Ф.Фатыйхов оешманың эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.
“Хокукый белемнәр мәктәбе”нең киләсе дәресе 11 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Казан шәһәре, Пушкин урамының 8 нче йортында Россия Пенсия Фондының Татарстан идарәсендә узачак. Дәреснең темасы – “Пенсия законнарындагы актуаль мәсьәләләр”.