10 октябрьдә Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында Федерация Советының конституцион законлылык һәм дәүләт төзелеше буенча комитетының киңәйтелгән утырышы булды, анда Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова һәм аның коллегалары — төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре катнашты.
“Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында” закон проекты бик мөһим, аеруча, төбәк вәкаләтле вәкиле статусын һәм шикаятьләрне карау тәртибен билгеләү өчен. Шуңа күрә соңгы вакытта әлеге законпроекты федераль һәм төбәкләрнең вәкаләтле вәкилләре, экспертлар һәм хокук саклау җәмгыятьләре вәкилләре катнашында актив тикшерелде. 28 сентябрьдә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советы секциясе утырышында, 12 сентябрьдә Хабаровскида Россия вәкаләтле вәкилләре Советында, июльдә Владимирда вәкаләтле вәкилләрнең Координацион советында каралды.
“Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеген оештыруның гомуми принцилары турында”гы законпроект әлегә Дәүләт Думасына кертелмәгән. Ул якын арада Федерациясе Советы әгъзалары тарафыннан парламентарийлар каравына кертелер дип планлаштырыла.
(Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте материаллары буенча)