Бүген, 11 октябрьдә, Апаста Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Хәрби хезмәткә чакырылучылар хокуклары” темасына, Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында беренче дәресе булды.
Генерал-майор Сергей Погодин хәрби хезмәткә чакырылучыларга Россия Федерациясе Кораллы Көчләре структурасы, һәртөрле яңалыклар һәм реформалар, хәрби техника, Татарстан Республикасында чакырылышны оештыру, аңа әзерлек, ашыгыч хәрби хезмәт үтү үзенчәлекләре, контракт буенча хәрби хезмәткә гражданнар җыю, альтернатив гражданлык хезмәте үтү турында сөйләде.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашучыларны хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокуклары, килеп туган сораулар булса кайда мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде.
Вәкаләтле вәкил чакырылыш белән бәйле кайбер – повестка алу, медицина тикшеренүе узу этапларына җентекләп тукталды, мәгариф учреждениеләрендә уку вакытында чакырылыштан кичектерелеп тору мөмкинлеге, чакырылыш комиссиясе карарларын кире кагу мөмкинлеге турында сөйләде, шулай ук хәрби хезмәткә чакылучыларның һәм аларның ата-аналарының игътибарын чакырылыш мәсьәләләре буенча “кайнар элемтә” телефоны эшләвенә юнәлтте. 15 ноябрьдән (843) 236-00-71 күп каналлы телефоны буенча барлык теләүчеләр чакырылыш мәсьәләләре буенча юристлардан консультация алырга мөмкин.