ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасындагы “Экстремизм, дини һәм милли нигездәге низаглар” төре  турында  сөйләде

3 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итте


3
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

 2017 елның 3 октябрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы  төбәк бүлеге – дәүләт учреждениесе җитәкчесе урынбасары К.Ш. Фатыйхов белән берлектә  Казан шәһәренең протез-ортопедия предприятиеләре : «Опора» җәмгыятен, «Казан протез-ортопедия предприятиесе», «Реабилитация инвалидов», «Центр протезирования и ортопедии» җәмгыятьләре эше белән танышты


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  29 сентябрьдә Яшел Үзәндә һәм 2 октябрьдә Казанда  дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе  - “Өченче буын университеты”нда 2017-2018 уку елын ачу тантаналарында катнашты


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Румыния башкаласы Бухарест шәһәрендә Рейланд-Пфальц ландтагы тугра залында дөньядагы иң эре хокук саклау оешмаларының берсе булган  Омбудсманнар Европа Институты даими гомуми җыелышы уза.

20 сентябрьдә Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Киров районындагы идарәсендә “Хокукый ярдәм көне” үтте. Ул пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнарына кагылышлы иде. Анда гражданнар бушлай хокукый консультацияләр алды.


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Хезмәт законнарына ярашлы рәвештә эшкә урнашуны теркәү нинди булырга тиеш?”, “Сезонлы хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләре төзегәндә нинди дә булса үзенчәлекләр бармы?”, “Ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләүгә ничек түләнә?”, “Предприятиедә хезмәтне саклау бүлеге эшен ничек дөрес итеп оештырырга?” – шушы һәм башка сораулар  Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәге базасында 19 сентябрьдә беренче тапкыр узган  чарада катнашучылар өчен фикер алышу предметы булды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

13 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җаваплы кешесе Татарстан Республикасы Иҗтимагый  күзәтү комиссиясе вәкиле белән берлектә  мөрәҗәгать буенча Баулы аграр колледжын урынга чыгып тикшерде.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

Халыкка кирәкле бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм гражданнарны хокукый агарту максатыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы бүлеге белән берлектә  пенсия, гаилә, торак, хезмәт мәсьәләләренә багышланган “Хокукый ярдәм көне” үткәрәләр


14
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

12 - 14 сентябрь көннәрендә Хабаровск шәһәрендә Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы кече Координацион совет утырышы булды, кеше һәм граждан ирекләре һәм хокукларын тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган II Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе һәм “Табигать бәла-казаларыннан зыян күргән гражданнарның хокукларын торгызу” темасына Ерак Көнчыгыш федераль округында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр Координацион советы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International