6 октябрьдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов, ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый күзәтчелек үзәге директоры Дмитрий Романов катнашында матбугат очрашуы узды.
Дәүләт Торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов агымдагы елның 8 аенда 14 151 мөрәҗәгать алуларын, 12 меңнән артык йортны тикшерүләрен, 260 планлы тикшерү үткәрүләрен, планнан тыш 11 мең тикшерү уздырылуын, 13 мең хокук бозулар ачыклануын, 6 миллионлык штраф салынуын сөйләде. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләр арткан, аларның характеры һәм темасы да үзгәргән.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаая матбугат очрашуында чыгыш ясап, торак-коммуналь хуҗалыгы темасы буенча мөрәҗәгатьләрнең кимемәвен әйтте. Узган елда 237 мөрәҗәгать керсә, инде 2017 елның беренче сентябренә 230 мөрәҗәгать булган.“Күпчелек мөрәҗәгатьләр күмәк характерда. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр исәпләүнең законлылыгы турында идарәче компаниянең кулланучыларга мәгълүмат бирмәве иң еш очрый торган сорау. Еш кына идарәче компанияләр конкрет кешегә кагылмый торган формаль, тулы булмаган җаваплар бирәләр. Ташламага ия гражданнарга субсидияләр түләү күләме буенча да сораулар һәм бәхәсләр бар, идарәче компанияләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык түләүләр мәсьәләләре буенча һәрвакытта да социаль органнарга тулы мәгълүмат тапшырмыйлар, бу очракларда безгә катнашырга һәм ачыкларга туры килә”, дип белдерде Сәрия Сабурская.
Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә хокук бозулар турында шикаять бирүнең тагын бер юлы – ул “Халык контроле” системасына мөрәҗәгать итү. Быел Казан шәһәре буенча 2500 дән артык мөрәҗәгать кергән.
Идарәче компания үзвакытында җавап урнаштырмый икән, Торак инспекциясе мөрәҗәгатьне эшкә алып, кирәкле гамәлләр башкара.
“Хокукый ярдәм көннәре” агымдагы елда Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимиятләрендә, шулай ук Буа районы хакимиятендә узды. Ярдәм сорап 700 кеше мөрәҗәгать итте.
21 октябрьдә “Хокукый ярдәм көне” Казанның Совет районы хакимиятендә, ноябрьдә - Алабуга һәм Лениногорск районнарында, ә декабрьдә - Питрәч һәм Лаеш районнарында узачак.