Казан танк училищесында “Хәрби хезмәткә чакырылучы көне” акциясе үтте

2017 елның 6 октябре, җомга

 Казан югарыхәрби  команда (танк) училищесында  “Хәрби хезмәткә чакырылучы” социаль патриотик акциясе үтте.Хәрби хезмәт белән танышырга егетләр генә түгел, Россия армиясе сафларына керергә теләүче кызлар да килде.

  Чарада Премьер-министрның  беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР ДОСААФ  төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең идарә рәисе Радий Зарипов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин, дин әһелләре катнашты.

  2017 елның көзге чакырылышы турында  ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин сөйләде. “Быел без 3,5 меңгә якын кешене чакырабыз. Хәзерге вакытта чакырылышны планлаштыру бара, җыелу пунктыннан  беренче  китүчеләрне 22 октябрьдә озатабыз, соңгы озату декабрьнең өченче декадасында булачак. Егетләр  илебезнең барлык почмакларында хезмәт итәчәк. Без шефлык иткән частьларга эләгүчеләргә аерым игътибар булачак. Без егетләрне Мәскәүгә дә, Президент һәм Преображенский  полкларына да, Кара диңгез флотына да, стратегик әһәмияттәге  ракета гаскәрләренә дә җибәрәчәкбез”, - дип аныклады ул.

 Яңгыр һәм көчле җил булуга карамастан, плацка  берничә йөз булачак  солдатлар чакырылган иде. Сәламләү сүзеннән  соң училище вәкилләре егетләргә спецназның күрсәтмә чыгышларын оештырган иде. Махсус әһәмияттәге отряд сугышчылары кул сугышы, сугышчан арсенал белән эш итү күнекмәләрен күрсәттеләр.

 Акцияне Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллинның сәламләү  чыгышыннан соң  танк училищесының тынлы оркестры катнашындагы концерт белән төгәлләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International