Әлки муниципаль районына эш сәфәре

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская  Әлки муниципаль районында эш сәфәрендә булды, төп максат – урынга барып гражданнарны кабул итү иде.

 Вәкаләтле вәкилгә  8 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны торак шартларын яхшырту, мәктәпкә автобус бирү, Россия гражданлыгы алу белән бәйле миграция мәсьәләсе борчый. Шулай ук Вәкаләтле вәкилгә техник тернәкләндерү чаралары һәм санаторийга юллама алу, ике кеше алимент алу турында мөрәҗәгать итте. Кабул итүгә килгән гражданнарның барысына да күтәргән сораулары буенча аңлатмалар бирелде, кайбер мөрәҗәгатьләр эшкә алынды, шул исәптән алар тикшерү өчен профиль ведомствога җибәреләчәк.

  Сәрия Сабурская Базарлы Матакта  Әлки районы башлыгы Александр Никошин белән очрашты, очрашуда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына Әлки районыннан килгән мөрәҗәгатьләрне хәл итү мәсьәләләре тикшерелде. Түбән Әлки авылында Вәкаләтле вәкил һәм район башлыгы уллыкка балалар алган Фәсәховлар һәм Әдиуллиннар гаиләләрендә булдылар, Шәйхетдиновларның сәнәгать мәйданчыгын карадылар.

 Көннең икенче яртысында  Вәкаләтле вәкил Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең  тудыру бүлегендә  булып, медицина учреждениесендә хатын-кызлар өчен шартлар, аларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты белән танышты.

  Сәрия Сабурская  Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы бүлегендә дә булды. Бу вакытта  вакытлыча тоту изоляторы камераларында гаепләнүчеләр һәм шик астында тотылучылар юк иде, әмма Татарстан омбудсманы камералардагы чисталыкка кагылышлы берничә кисәтү ясады.

 Эш сәфәре азагында  Сәрия Сабурская  картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булып, әлеге социаль учреждениедә яшәүче өлкән гражданнар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International