Иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучылар өчен “Хокукый ярдәм көне”

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә  6 октябрьдә  идарәнең 17 нче КП да  иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара халыкка уңай һәм бушлай юридик ярдәме күрсәтү, шулай ук Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе  төзәтү учреждениеләрендә тотылучы затларны хокукый агарту  максатыннан оештырылды.

 “Хокукый ярдәм көне”ндә 29 кешегә консультация бирелде.

 “Хокукый ярдәм көне”ндә консультацияләрне  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының  гражданнарның хокукларын торгызу  мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе А.Г.Бартенев, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы  тикшерү идарәсе, Татарстан Республикасы төзәтү учреждениеләрендә  законнарны саклауга күзәтчелек буенча Прокуратура,  Татарстан Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе, “Татарстан Республикасында медико-социаль экспертиза баш бюросы”, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарәсе вәкилләре бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International