Контроль һәм хезмәткә чакырылучылар хокукларын бозу фактларына тиз арада җавап бирү максатыннан Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәт итү урыннарына баручы яшьләрне озату һәм егетләрнең тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнүне оештыра.
Бүген 17 декабрьдә Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышы узды. Анда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская “Татарстан Республикасында мигрантлар хокукларын һәм миграция законнарын бозуга юл куймау турында” чыгыш ясады. Сәрия Сабурская бу теманың Татарстан Республикасы, тулаем Россия Федерациясе өчен дә аеруча актуаль булуын ассызыклады:”Миграция агымнары республиканың демографик һәм икътисадый хәленә уңай йогынты ясап, шул ук вакытта мигрантларның социаль яраклашуы, җирле халык белән үзара мөнәсәбәтләре, сәламәтлек саклау белән бәйле проблемалар да тудыралар”.
Сезне чын күңелдән халыкара бәйрәм – Кеше хокуклары көне белән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм БМО Баш Ассамблеясе тарафыннан сугыштан соң – 1950 елның 4 декабрендә раслана. 10 декабрь – 1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары турында Гомум Декларация кабул итү хөрмәтенә сайланган.
28–29 ноябрь көннәрендә Казанда “Кеше хокуклары һәм иреге һәм аларны дөньяда, Россиядә, Татарстанда нәтиҗәле тормышка ашыру механизмнары”дигән темага халыкара фәнни-практик конференция узды.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибен саклау буенча комитет утырышында катнашты.