Казанда халыкара фәнни-практив конференция узды

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

28–29 ноябрь көннәрендә Казанда  Кеше хокуклары һәм иреге һәм аларны дөньяда, Россиядә, Татарстанда  нәтиҗәле тормышка ашыру механизмнары”дигән темага  халыкара фәнни-практик конференция  узды.

Аны  Татарстанда Кеше  хокуклары буенча вәкаләтле вәкил   Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт  советы, Икътисад, идарә һәм хокук  институты  белән берлектә  Россия Федерациясендәге Конрад Аденауэр исемендәге фонд  вәкиллеге  теләктәшлегендә оештырды

Конференция Кеше хокуклары гомум декларациясенең 65  еллыгына багышлана. Максаты    дөньяда, Россиядә, Татарстанда  кеше хокуклары буенча вәзгыятьне тикшерү, чит ил һәм Россия кеше хокуклары буенча  вәкаләтле вәкилләр эшчәнлеге мисалында  гражданнарның хокукларын тәэмин итү  проблемаларын хәл итүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен, халыкара һәм Россия хокук өлкәсендә  хокукларны яклауда  актуаль теоретик һәм практик аспектларны өйрәнү.

28 ноябрьдә   Казан Ратушасында  конференцияне тантаналы ачу булды. Бу чараның мөһимлеген ассызыклап, Сәрия Сабурская тәбрикләү сүзе белән чыкты.   “Кеше хокуклары  гомум декларациясе  төп хокук чыганакларының берсе булып тора, моделе күп илләрдә  Конституциянең  аерым положениеләрен, төрле законнар һәм кеше хокукларына кагылышлы документлар эшләү өчен  киң кулланыла”, – дип билгеләде Татарстан омбудсманы.

Республика җитәкчелеге исеменнән   Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев  тәбрикләде, ул әлеге конференциянең Казанда  үтүенең актуальлеген ассызыклады. “Халыкара форумның Казанда  узуы  олы мәгънәгә ия. Бүген Татарстан Республикасы – тиз үсүче төбәкләрнең берсе. Халыклар арасындагы тынычлык һәм этникара  килешү    икътисадның үсеше һәм социаль тотрыклылык белән  ярашып күптән инде безнең республиканың үзенчәлекле визит карточкасына  әверелде”, – дип билгеләп үтте Александр Гусев.

    Конференциянең беренче көнендә Татарстан Республикасы Конституция  Суды рәисе  чыгышы тәкъдим ителде. Виктор Демидов  Конституция судының  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде. Мәсәлән, Вәкилнең  ашыгыч һәм кичектергесез  медицина ярдәме  станциясе эшчәнлеген оештыру турында Положениенең 2.2.1.5. пунктының һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  694 нче “Татарстан Республикасы халкына  ашыгыч медицина  ярдәмен оештыруны камилләштерү турында”  2000 елның  7 августындагы  боерыгы  белән расланган  Ашыгыч медицина ярдәме  бүлеге  эшчәнлеген оештыру турында  Положениенең 2.2.1.5 пунктының Конституциягә  туры килүен  тикшерү буенча Татарстан  Конституция судына запросы. Монда пациентларны хастаханәләргә  күчергәндә  ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре хезмәтеннән файдалануны тыючы  нормалар бәхәс предметы булып торды. Бу эштә Конституция суды билгеләнгән бәхәсле нормаларның хокукый көйләнүе  кеше һәм гражданин  хокукларына һәм ирегенә кагылган, әмма Татарстан Республикасы  Конституциясе  таләп иткәнчә,  җәмәгатьчелек өчен  рәсми рәвештә басылып чыкмаган,шуңа  әлеге норматив  хокукый актлар Татарстан Конституциясена туры килми дип танылды. Яңа хокукый көйләү  норматив хокукый актлар бастырып чыгару процедурасын  үтәп тормышка ашырылды.

 Конференциядә катнашучылар  шулай ук  Литва Республикасы  Парламент омбудсманы, омбудсманнар  Аппараты җитәкчесе Августинас  Нормантас, Россия Федерациясендә  Кеше хокуклары буенча  вәкил Аппараты җитәкчесе  Георгий Кунадзе, Будапешт менеджмент институты  ректоры, Венгриянең юстиция экс-министры, Венгриянең Канададагы элеккеге илчесе Ваштага Пал, Чувашия Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Юрий Кручинин, Марий Элда Кеше хокуклары буенча вәкил Ирина Татаринова  һәм чакырылган башка кунакларның  докладларын тыңладылар. Конференциядә тәбрикләү сүзе белән   К.Аденауэр  исемендәге фондның Мәскәүдәге вәкиллеге  җитәкчесе Клаудия Кроуфорд  чыгыш ясап, барлык катнашучыларга  нәтиҗәле эш теләде.

 Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар  хокукларын яклау буенча  вәкил  Тимур Нагуманов яңа оешкан  институтның актуальлеге һәм Татарстан эшмәкәрләренә очрашырга туры килгән  төп проблемалар турында сөйләде.

Икътисад, идарә һәм хокук институты  ректоры Асия Тимирясова  чыгышында  кешенең сыйфатлы һәм лаеклы белем алуына басым ясалды. “Белем алучылар хокукларын  яклау мәсьәләләре  реформа үткәрелә торган  мәгариф  киңлегендә  алгы урыннарга чыга. Әмма, кызганычка каршы, – дип билгеләп үтте Асия Тимирясова, – Россиядә  укучыларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын кимсетүгә юл куючы  мәгариф  учреждениеләре дә бар. Кайберәүләре  заманча таләпләргә җавап бирми. Шуңа белем алучы затларның хокукларын яклау  проблемасы актуаль булып кала. Күп кенә укучылар, аларның ата-аналары  үзләренең  бозылган хокукларын ничек якларга кирәклеген белмиләр. Мондый хәлләрдә  юридик уку йортларының  структур  бүлекчәләре, нәкъ менә – юридик клиникалар  нәтиҗәле ярдәм күрсәтә алыр иде”.

   Конференциядә катнашучылар өчен  секция утырышлары кысаларында узган  чаралар да кызыклы иде.

  “Сәламәтлекләре чикләнгән гражданнар хокукларын яклау” темасына беренче секция эшендә  Татарстан Республикасы  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары  Айрат Хәсәнов, Татарстан Республикасы буенча  медик-социаль экспертиза Баш бюросы  җитәкчесе Ригель Низамов, Татарстан Республикасы Инвалидлар оешмасы рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рифат Ганибаев катнашты.Секция утырышында  шулай ук  Конрад Аденауэр  исемендәге фонд  вәкиле, Германиядән килгән  адвокат  Хайнц-Альфред Бюлер  чыгыш ясап, Германиядәге инвалидлар проблемалары, инклюзив мәгариф, инвалид балаларның  мәктәптән тыш  белем алулары турында сөйләде. Утырыш  Татарстан Республикасы буенча медик-социаль экспертиза  Баш бюросы бинасында узды, учреждение эше белән Ригель Низамов таныштырды.

    “Кеше хокукларын һәм иреген саклау,яклау, тормышка ашыру, тануның теоретик һәм практик аспектлары” темасына багышланган секция утырышы  икътисад,идарә һәм хокук институтында узды. Россия Федерациясендә Кеше хокукларын яклау буенча  вәкил Аппараты җитәкчесе  Георгий Кунадзе, К.Аденауэр исемендәге фондның  Мәскәүдәге вәкиллеге проектлары координаторы  Игорь Муратидис һәм икътисад, идарә һәм хокук институтының фәнни эшләр буенча  проректоры  Игорь Бикеев  модераторлар  булды. Катнашучылар игътибарына    кеше хокукларын саклауның демократик җәмгыять төзүдә кирәкле шарт, баланың укуга конституцион хокукы, квалификацияле юридик ярдәм алуга гарантияләре дигән  темаларга  докладлар тәкъдим ителде. “Демократик  җәмгыятьтә һәм диктатурада  милли-этник азчылыкның хокуклары” турында  доклад белән  Дунауйварошский институты профессоры, фәлсәфә фәннәре докторы, психология фәннәре  кандидаты, Вермонт университеты экс-профессоры,  Венгриянең Фуллбрайт премиясе лауреаты Борис Сегаль чыгыш ясады. Секция эшендә Казахстан, Әстерхан, Тольятти, Ульяновск, Мәскәү, Оренбург, Курск  галимнәре һәм хокук яклаучылары катнашты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International