Татарстан егетләрен хезмәт урыннарына озату дәвам итә

2013 елның 20 декабре, җомга

 Контроль һәм  хезмәткә чакырылучылар  хокукларын бозу  фактларына тиз арада җавап бирү максатыннан Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстан  Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә  хәрби хезмәт итү урыннарына баручы яшьләрне озату һәм егетләрнең  тормыш-көнкүреш шартларын өйрәнүне оештыра.

 2013 елның 15 декабрендә  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешесе  22 егетне Омскига кадәр озатуда катнашты.  

16 декабрьдә  ул  Татарстан Республикасыннан  Кораллы көчләр сафларына  чакырылган солдатларның  хәрби хезмәт һәм яшәү  шартлары белән  танышу максатыннан Омск шәһәренең  Светлый бистәсендә  урнашкан Һава-десант гаскәрләренең 242 нче  өйрәнү үзәгендә булды. Ул өйрәнү үзәге  командиры вазифаларын башкаручы һәм шәхси состав  белән эшләү буенча командир  ярдәмчесе белән казармаларны, ашханә, мунча, полигон, медицина ротасын, шулай ук хәрби техника сакланган ангарны, парашют белән эшләүдә кулланыла торган уку биналарын карады. 

 Барлык биналарда диярлек, шул исәптән казармаларда һәм өйрәнү үзәгендә капиталь ремонт бара. Өйрәнү үзәге белән җитәкчелек итү вәкиле әйтүенчә, ремонт агымдагы елның декабрендә төгәлләнәчәк. Хәзерге вакытта  ремонт булу сәбәпле, дәресләр казармаларда үткәрелә. Казармаларда чәй бүлмәләре оештырылган, солдатлар  тәмле әйберләр белән чәй эчә ала. Ашханәдә  чисталык һәм тәртип. Туклану рационы расланган менюга туры килә. Солдатлар ашаудан зарланмый, туклану яхшы, ассортимент төрле. 

 Казармада  өйрәнү үзәгенә ике атна элек Татарстан Республикасыннан килгән солдатлар белән очрашу булды. Шәхси әңгәмәләр барышында  хезмәт итү, туклану шартларыннан зарланучылар булмады. Солдатлар  хезмәт шартларын яхшы дип бәяләде.

 Татарстан Республикасыннан килгән солдатлар командасы белән оператив эшләүләрен әйтеп үтәргә кирәк. 9.00 сәгатьтә өйрәнү үзәгенә  килгән  солдатларга  кирәкле документлар тапшырылды. Алар  медицина күзәтүе үтте, мунчага керде һәм 13.00 сәгатьтә ашханәдә төшке аш ашады.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International