“Халык контроле”нә Татарстанда яшәүчеләрдән 9622 мөрәҗәгать кергән

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе

«Халык контроле»  дәүләт  мәгълүмат  системасына гражданнардан килгән   гаризаларның күбесе  терииторияләрне төзекләндерү һәм юл хәрәкәтен оештыруга кагыла. Бүген бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта  ТРда   Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде. Брифинг Татарстан Республикасында  “Халык контроле”  проектын тормышка ашыруга багышланган иде.
 Кеше хокуклары  буенча  вәкаләтле вәкил    “Халык контроле”  дәүләт мәгълүмат  системасының  10 айлык эше турында  мәгълүмат бирде.

   Бу чорда  “Халык контроле”ндә   9 мең  622   гариза   теркәлгән. Шулардан  5471 е  - уңай  хәл ителгән  (57 процент), 1809 ы  -  «планлаштырылган» статусында  (19 процент), 774 е -  эштә (8 процент),  1568 -  гариза кире кагылган (16 процент).
 «
Халык контроле» системасы 2012  елның  апреленнән бирле эшли. Проект  старт алганнан бирле   14  мең  468 гариза кергән.  Шуларның 51 проценты  - уңай хәл ителгән,  14 проценты -  карарга   “планлаштырылган” , 5 проценты - эштә, 30 проценты -   кире кагылган.
 С
әрияСабурская  сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең  иң күбесе  территорияләрне төзекләндерү  (4644  белдерү),  юл хәрәкәтен оештыру  (4566  белдерү), йөрергә комачаулык итүче автомобильләр, җәмәгать  транспорты,  кәрәзле элемтә, чүплекләргә кагыла.
     Халык зары буенча иң яхшы эшләүчеләр арасыннан,  Сәрия Сабурская  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын ( хәл ителгән гаризалар 94 процент), Эчке эшләр министрлыгын (88 процент), Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын ( 85 процент ),  Экология һәм  табигать  байлыклары министрлыгын (83 процент) атады. 

    Муниципаль районнар арасында  Әгерҗе, Баулы,  Зәй, Түбән Кама, Әлмәт районнары  аерылып тора.

« Монда  гаризалар  белән эшләү системасы төзелгән, һәр гаризаны карауга игътибарлы караш бар. Нәтиҗәсе – уңай карарлар”, -  дип ассызыклады Кеше хокуклары буенча вәкил. 

Хезмәт, мәшгульлек  һәм  социаль яклау  министрлыгы  (32 процент), Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы  (37),  Мәгълүматлаштыру  һәм элемтә  министрлыгы  (45) халык  гаризаларын   карау  буенча сүлпән эшли.
« Әтнә районында бер генә мөрәҗәгать тә уңай хәл ителмәгән. Яңа Чишмә, Арча, Чүпрәле районнарында  мөрәҗәгатьләрнең 24-35 проценты гына каралган.

Уңай якка хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең саны Питрәч районында  -  36 , Казанда  -  42, Чаллы, Чистай, Кукмара, Спасс районнарында  -  44 , Тукай районында  -  46 процент.  Боларда  гражданнардан килгән  гаризалар өстендә эшләргә кирәк әле”, - дип белдерде Сәрия Сабурская.

   Ул  “Халык контроле”  системасы эшендә тагын бер проблеманы күрсәтте: бу – гаризаларны карау вакыты. Гаризалар 10 көндә каралырга тиеш. Бүгенге көнгә  48 процент белдерүнең карау вакыты кичектерелгән. Тоткарлаулар Хезмәт, мәшгульлек һәм  социаль яклау министрлыгында, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында, Төзелеш һәм архитектура министрлыгында күзәтелә. Чаллы  һәм  Казан муниципаль берәмлекләрендә дә шул ук хәл.

   Кеше хокуклары буенча  вәкил  карау вакытын бозуның сәбәпләре итеп,  җаваплы башкаручы  ягыннан  башкару дисциплинасының түбән булуы, “Халык контроле” системасында эшләүче затларның  квалификациясе түбән булуын, гаризаларны башкаручыларга җибәрүче модераторлар тарафыннан карау вакыты бозылуны атады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International