Бүген 21 гыйнварда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурскаяның һәм Россия хокук сакчысы, Кеше хокуклары буенча Мәскәү бюросы директоры, РФ Президенты каршындагы гражданлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Бродның эш очрашуы узды.
Эчке Эшләр министрлыгына һәр мөрәҗәгать, гариза яки шикаять игътибар белән өйрәнелеп кенә калмыйча, мәҗбүри рәвештә теркәлергә тиеш.
2014 елның 14 гыйнварында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгатьләр торак, мирас, хезмәт һәм милек мәсьәләләренә кагылышлы иде.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен алдан түләргә әзер кешеләр хезмәтләрне түбән тарифлар буенча түләячәк. Ә бурычлары булганнар квартирын сата алмый.
“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән контроль белдерүләрне карап тикшерү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Казан шәһәренең 1 нче балалар хастаханәсендә булды. Мөрәҗәгать системага Казанда яшәүче ханымнан килгән, аңа медицина учреждениесе җиһазлары торышы, туклану сыйфаты һәм юыну бүлмәләре булмаудан зарланып язган 68 кеше теләктәшлек иткән.
Сезне якынлашып килүче Яңа 2014 ел белән чын күңелдән тәбрикләргә рөхсәт итегез!
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җаваплы кешеләре Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгы җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарәсенең инспекторы белән берлектә, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын саклауны тикшерү графигын үтәү йөзеннән Эчке эшләр министрлыгының Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Мөслим, Сарман, Минзәлә һәм Ютазы муниципаль районнары бүлекләрендәге административ-кулга алынган гражданнарны махсус урыннарда һәм шикләнелгән һәм гаепләнгән гражданнарны вакытлыча тоткарлау изоляторларында тотканда закон таләпләрен үтәүне тикшерде.